📚 Зәй районында Таҗетдин Ялчыгол мирасына багышланган XIII фәнни-гамәли конференция узды — 11 сентября 2026 г. в 11:28:54.992
📚 Зәй районында Таҗетдин Ялчыгол мирасына багышланган XIII фәнни-гамәли конференция узды Зәй муниципаль районында бөек мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте» дип аталган XIII фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Оештыручылар: Зәй муниципаль районы, Бөтендөнья татар конгрессының Зәй җирле бүлеге һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Зәй районы мөхтәсибәте. 🏛️Программа Чара Имәнлебаш авылында кунакларны каршы алу һәм чәй табыны артында аралашудан башланды. Катнашучылар: • Таҗетдин Ялчыгол каберен зиярәт кылдылар; • Җиңү бульварындагы һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар; • Зәй балалар музыка мәктәбенең 65 еллык эшчәнлеге белән таныштылар; • Ялчыголга багышланган Истәлек билгесе янында күргәзмәләрне карадылар; • Т. Ялчыгол исемендәге үзәк мәчет һәм Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе эшчәнлеге белән таныштылар. 🎤 Рәсми өлеш Өйлә намазыннан соң Коръән аятьләре укылып, конференция рәсми рәвештә ачылды. Чыгыш ясадылар: • Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов; • Мәдәният үсешенә ярдәм итү Фонды башкарма директоры Нурия Һашимова; • Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов. • Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров; 📖 Фәнни докладлар Күренекле галимнәр һәм белгечләр чыгышлары: • Хатыйп Миңнегулов (КФУ профессоры) — Т. Ялчыгол эшчәнлеге турында; • Рафис Шәймәрданов (ЯЧДПУ профессоры) — иҗатны укыту-тәрбия процессында куллану; • Рухия Ахунҗанова (Язучылар берлеге әгъзасы) — иҗатның әһәмияте; • Марсель Гарипов (язучы) — Азнакай төбәкчеләренең эзләнүләре; • Рәмзия Җиһаншина (укытучы) — мәдрәсәләрнең роле; • Дамир Ахунов— нәсел дәвамчылары эшчәнлеге. 🏆 Йомгаклау Конференция бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Лауреатларга бүләкләрне Разиф Кәримов һәм Ирек Шәрипов тапшырды. Бу чара тарихи мирасыбызны саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү өчен мөһим адым булды! ✨ 📚 В Заинском районе прошла XIII конференция, посвящённая наследию Таҗетдина Ялчыгола в Заинском муниципальном районе состоялась XIII научно-практическая конференция «Исследования и историческое значение наследия Таҗетдина Ялчыгола». Мероприятие было посвящено жизни и творчеству великого просветителя. 🤝 Организаторы: Заинский муниципальный район, Всемирный конгресс татар (Заинское местное отделение) и Духовное управление мусульман Республики Татарстан (Заинский районный мухтасибат). 🏛️ Программа мероприятия День начался в селе Имянлебаш со встречи гостей и чаепития. Участники конференции: • Посетили место захоронения Таҗетдина Ялчыгола; • Возложили цветы к памятникам на бульваре Победы; • Ознакомились с выставками, посвящёнными жизни просветителя; • Посетили Заинскую детскую музыкальную школу (65 лет!) и татарскую гимназию имени Р. Ш. Фардиева. 🎤 Официальная часть Конференция открылась чтением аятов из Корана и молитвой. С приветственными словами выступили: • Глава Заинского муниципального района Разиф Каримов; • Заместитель председателя ДУМ РТ Равил хазрат Зуфаров; • Исполнительный директор Фонда содействия развитию культуры при Президенте РТ Нурия Хашимова; • Заместитель руководителя Исполнительного комитета Всемирного конгресса татар Ирек Шарипов. 📖 Научные доклады В ходе конференции выступили ведущие специалисты: • Хатип Миннегулов (КФУ профессор, академик) — о деятельности Т. Ялчыгола; • Рафис Шаймарданов (ЯЧДПУ профессор) — об использовании творчества в учебном процессе; • Рухия Ахунжанова (член Союза писателей РТ) — о значении творчества; • Марсель Гарипов (писатель) — об исследованиях азнакаевских краеведов; • Рамзия Зиганшина (учитель татарского языка) — о роли медресе; • Дамир Ахунов — о деятельности потомков рода. 🏆 Завершение Конференция завершилась церемонией награждения участников. Лауреатам вручили награды Разиф Каримов и Ирек Шарипов. Мероприятие способствовало сохранению исторической памяти и популяризации наследия выдающегося татарского просветителя! ✨

