Бүген — Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче педагоглар көне. ❤ Ба...
Бүген — Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче педагоглар көне. ❤ Балага тормышта беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллимнәр! 😊🙏🏻Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз! 🎉🎊 Хезмәт уңышлары, ныклы сәламәтлек, түземлек, гаилә иминлеге телибез. 😍 Сез тәрбияләгән балалар тәүфыйклы, акыллы булып үссеннәр!🙏🏻🙏🏻🙏🏻 Ул бакчаны ярата Көн саен Ләйлә Бакчага килә. Соң гына кайта Кич белән өйгә. Ярата Ләйлә Көн үткәрергә Иптәшләр белән Бакчада бергә. Төрле уенчык, Курчаклар монда. Кайтасы килми Ләйләнең шуңа. – Әнием, – ди ул, – Ашыгып йөрмә. Мине алырга Бик иртә килмә! Гасим Лотфи.