Сәйдә Зыялы — 23 мая 2026 г. в 08:25:43.873
Сәйдә Зыялы Тамырлар Шәһәр безне күптән йотты инде. Ә үзебез – авыл баласы. Кем уйлаган ул чак... Бу күчешнең Фәлсәфәгә бүген саласын? Кайберәүләр китте гыйлем эстәп, Кайберәүләр бәхет артыннан... Кеше инде шулай яратылган – Каядыр ул һәрчак тартыла. Кеше шулай эзли үз урынын – Эзләгәнгә нидер табыла... Шәһәр безне йотса-йотмаса да, Тамырлар бит... Тамыр авылда! #Хәерлеиртә

