Шәмсия Җиһангирова — 22 мая 2026 г. в 08:30:53.591
Шәмсия Җиһангирова * * * Күк йөзенә яздым исемеңне, Меңәрләгән йолдыз кабызып. Бер Аллага гына табына кеше, Ә мин сөйдем сине табынып. Бер гаебең тапмадым мин синең... Һәм аларны эзләмәдем дә. Синнән артык беркемне күрмәдем, Чагыштырып, йөзләгәненнән. Кеше шулай сөя ала микән – Бар дөньясын онытып, бирелеп?! Күккә багып, изге дога сыман, Исемеңне дәштем илереп. ...Күкләр сәерсенеп карап торды, «Кайчан айныр икән бу бала?!» Сине аннан артык сөйгән өчен Ярлыкармы мине бер Алла?! Гаеп миндә. Синең иңнәреңә Күтәралмас сөю такканмын. Ә үземне, җәннәтләрдән алып, Тәмуг утларына атканмын... #Хәерлеиртә

