Рәзинә Мөхияр — 24 мая 2026 г. в 08:12:25.742
Рәзинә Мөхияр Көтәм Көтәм... Сызылып алсу таң атуын, Кояшымның назлы балкуын, Нурларының тигез януын, Гөлләремнең өскә калкуын, Берөзлексез чәчәк атуын, Чәчәк күреп йөзләр балкуын, Җанда өметләрнең калкуын, Сөюемнең тагын кайтуын, Һәр кич саен кояш батуын, Иртәгәсен таңның атуын Көтәм. #Хәерлеиртә
1 реакций

