Татарстанда мөселманнар өчен танышу сервисы эшли башлады
Татарстанда мөселманнар өчен танышу сервисы эшли башлады ИТ-парк резиденты дини һәм мәдәни кыйммәтләрне исәпкә алган танышу платформасы тәкъдим итте. ТР Цифрлы үсеш министрлыгы хәбәр итүләренчә, сервис хәвефсез аралашуга, шәхси мәгълүматны саклауга һәм пар сайлауда гаилә катнашуына юнәлтелгән. Хәзер платформада 20 меңнән артык актив кулланучы бар.