Сарымсакларыгызның йодрык кадәр булуын теләсәгез, даруханәдән «өч тиенлек» менә бу ике ...
Сарымсакларыгызның йодрык кадәр булуын теләсәгез, даруханәдән «өч тиенлек» менә бу ике препаратны сатып алыгыз. Нәтиҗәсенә үзегез үк шаккатарсыз. Беренче препарат – бор кислотасы. Икенче препарат – 10 процентлы нашатырь спирты. Ләкин әлеге ике препарат нәкъ менә икесен бергә кулланганда нәтиҗәлерәк. 10 литр суга 5 грамм бор кислотасы һәм 1 аш кашыгы нашатырь спирты алына. Бор салкын суда начар эрегәнгә, аны башта аз гына күләмдәге кайнар суда эретергә кирәк. Бор кислотасын 5 граммнан кимрәк алсаң, нәтиҗәсе булмый. Ә күбрәк булса, сарымсак кыякларын яндырырга мөмкин. Ашламаны һәр төпкә 300 миллилитр чамасы сибеп чыгасы. Ләкин аны көндез сибәргә ярамый: бары кичке якта һәм бары дымлы туфракка гына сибәргә була. Бор һәм нашатырь спирты кушып ясалган ашламаны июнь аенда һәм бары бер тапкыр гына сибәләр. Нәтиҗәсе бер атнадан ук күренә: сарымсак кыяклары яшәреп китә, төбе юаная, ә башы тулыша башлый. #Саклапкуй