Сорау: «Күптән түгел генә әтине озаттык. Көндез вафат булган иде, гүргә икенче көнне ге... — 11 июля 2026 г. в 13:39:19.402
Сорау: «Күптән түгел генә әтине озаттык. Көндез вафат булган иде, гүргә икенче көнне генә иңдерә алдык. Өйдәге исне бетерим дип, аромолампа (астына шәм кабызып куела торган кечкенә генә балчык савыт. Савытка су һәм хуш исле берәр май салына) кабызырга булдым. Ләкин абыстай моны дөрес аңламады, сүндер, дип, сүндерттерде. «Минем ниятем әти рухына шәм кабызып кую түгел бит, хуш ис кенә чыгармакчы булам», – дигәнемне ишетергә дә теләмәде. Бу очракта кем хаклы соң?» Җавапны «Туган авылым» мәчетенең имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин бирә: «Исне бетерү өчен астына шәм куелган мондый савытларны куллану тыелмый, ләкин христианнарга охшарлык булмасын.

