Кара карлыганнан желе — 11 июля 2026 г. в 09:33:43
Кара карлыганнан желе Менә быел да карлыган җыяр чаклар җитте. Бик куе һәм тәмле желе ясарга тәкъдим итәбез. Кирәк: 1 кг кара карлыган 1 кг шикәр комы Карлыганны чүптән аралыйбыз. Юып, киптерәбез. Карлыганны төбе калын кәстрүлгә яки табакка салып, шикәр комы белән бутыйбыз. Суы тизрәк чыксын өчен, кашык белән изгәлибез. Карлыганлы табакны утка куеп, кайнатып чыгарабыз һәм болгата-болгата 10 минут пешерәбез. Күбеген хәзер дә җыярга мөмкин, сөзгәч кенә дә җыя аласыз. Карлыганны вак тишекле иләккә салып, сөзәбез. Суы тиз агып бетә, иләктә җимешләр генә кала. Җимешләрне тукмак белән төеп, мөмкин булганча иләктән чыгарабыз. Желе барлыкка китерә торган пектин нәкъ менә карлыганның кабыгында. Иләктә калган кабык белән төшләрне ташлыйбыз, ә карлыган суын тагын бер кат иләк аша сөзәбез. Алдан ук банкаларны парландырып куябыз. Сөзү белән булачак желены банкаларга тутырабыз. Капкач белән каплаганчы, тулысынча суынырга тиеш. Желене суыткычта яки караңгы салкынча урында саклагыз.