Рушания ханым Минсәгыйрова, үләнче: — 16 июля 2026 г. в 18:40:14.125
Рушания ханым Минсәгыйрова, үләнче: «Дару үләннәренең күбесе безнең аяк астында ук үсә. Наратбаш, мәсәлән. Известь җитмәгән урыннарда күп очрый. Кан тамырларын гына түгел, безнең бит тиресен дә сыгылмалы ясый. Матурлык үләне! Гомумән, составында кремний булган үләннәрне даими рәвештә эчсәң битләр шомара. Наратбаш – сөякләрне ныгыта, кальцийның үзләштерелүенә булыша. Аны гел куллансаң, тешләрең ныгый. Менә минем яшьтә тешләр елдан-ел тизрәк җимерелергә тиеш кебек, әмма моны сизмим – кыш буе чәйгә наратбаш кушам. Әле оныклар җәйге каникулга кайтты: һәрберсенә чынаякка берәр наратбаш үләне төнәтеп бирсәң, теш табибына йөрергә дә кирәкмәячәк».

