Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Ми... — 26 июля 2026 г. в 13:00:40.647
Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның әнисе вафат. Саимә апа Тукай районының Сәет авылында гомер кичергән. 7 августта аңа 90 яшь тулырга тиеш булган. Авылдашлары аны сабыр, киң күңелле, дини иде, диләр. Ил күрке булырлык балалар үстергән ананың авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.

