Борынгы калфакларыбызда, изү, хәситәләрдә очрый торган чигү алымының берсе – тырнак алм... — 26 июля 2026 г. в 09:29:13.694
Борынгы калфакларыбызда, изү, хәситәләрдә очрый торган чигү алымының берсе – тырнак алмалау. Казанда узучы «Тормыш стиле – мәдәни код» этнофестивалендә Аксубай районыннан килгән Әлфия ханым Нурхәмәтова әнә шушы борынгы техника белән чигелгән калфакларын һәм изүләрен тәкъдим итте. Бүген фестивальнең соңгы көне. Ул алты көн дәвамында Үзенчәлекле осталык үзәгендә барды. Анда Россиянең 30 төбәгеннән һәм 10 чит илдән килгән халык һөнәрләре осталары үз эшләре белән таныштырды. Видео: Лилия Гәрәева #тормышстилемәдәникод2026 #стильжизникультурныйкод2026

