Харрас Әюп
Харрас Әюп * * * Күңелем күгендә гомерлек Айларым, кояшым булып тор, - Оныттыр, Оныттыр син миңа, Болыттай кайгымны оныттыр. Адашып егылыр чагымда Ерактан кулларың сузып тор, - Оныттыр, Оныттыр син миңа, Ялгызлык газабын оныттыр. Зарыгып, сагынып килгәндә, Сөюнең каршына чыгып тор, Дөньямны оныттыр, - Син мине Мәңгелек бәхеткә юлыктыр... #Хәерлеиртә
93 просмотров