Халисә Ширмән — 24 августа 2026 г. в 05:56:33.868
Халисә Ширмән * * * ...Мин әле яратып туймадым Дөньяның мең төрле төсләрен. Көннәрем − кояшлы, чалт аяз! Нур ява йолдыздан төннәрен... Мин мәңге сокланып туймамын Яшәүнең тылсымлы көенә! Күңелем бу җирдә барлыкка, Сәламәт булганга сөенә... И дөнья! Ләззәтле һәр көнең! Тылсымлы һәр узган мизгелең! Тик, зинһар, әкренәйт, әз генә! − Тормышның йөгерек тизлеген... #Хәерлеиртә

