❌Продуктлар составындагы бу өч өстәмәгә игътибар итегез👇🏼👇🏼👇🏼 — 28 августа 2026 г. в 17:33:08.561
❌Продуктлар составындагы бу өч өстәмәгә игътибар итегез👇🏼👇🏼👇🏼 Барлык «Е» билгеләре дә зыянлы түгел. Әмма кайбер өстәмәләрне еш куллану сәламәтлегебезгә зыян китерә ала. 🔸 E250 — натрий нитриты — колбаса һәм сосиска кебек эшкәртелгән ит продуктларында очрый. 🔸 E220–E228 — сульфитлар — киптерелгән җиләк-җимештә, кайбер эчемлекләрдә һәм әзер продуктларда кулланыла. 🔸 E320 — бутилгидроксианизол (BHA) — майларның бозылуын булдырмау өчен кайбер азык-төлек продуктларына кушыла. Аның белән дә сак булырга кирәк. Ә иң яхшысы — кыска һәм аңлаешлы составлы, аз эшкәртелгән продуктлар.

