Наил Касыймов
Наил Касыймов * * * Күңелемдә нурлар, дәртле моңнар, Йөрәгемне дөрес аңла да, - Гомер язым шау чәчәктә әле — Сөйгән ярым, кил син, соңлама! Яфрак үбә эзләр… Җитте көзләр, Мәхәббәт ул көздә сынала. Көзләрдә дә язлар кабатлана, — Сөйгән ярым, соңлама, соңлама! Ак карларның төсе чәчләремдә - Кыш җиткәнен миннән сорама. Чал кышларның аклыгында сер бар, — Сөйгән ярым, кил син, соңлама! #Хәерлеиртә