Тиреңнең проблемаларына карап, крем сайлыбыз
Тиреңнең проблемаларына карап, крем сайлыбыз Түбәндәге кечкенә шпаргалканы саклап куегыз — тиренең билгеле бер проблемасын хәл итәргә теләсәгез, косметика составында нинди компонентларга игътибар итәргә икәнен белерсез 👇 Ниацинамид — тиренең майлылыгы, ялкынсынулар, киңәйгән поралар, постакне һәм саклагыч барьерның зәгыйфьләнүе вакытында. Ретиноидлар — вак җыерчыклар, тигез булмаган тире рельефы һәм пигментация белән көрәшүдә, шулай ук тиренең фотокартаю билгеләрен кисәтүдә иң яхшы өйрәнелгән актив компонентларның берсе. AHA-кислоталар — тигез булмаган рельеф, тонык тире, коры һәм кабырчыкланган урыннар өчен. BHA-кислота (салицил кислотасы) — кара нокталар, тыгылган поралар һәм ялкынсынулар вакытында, аеруча майлы тире өчен. Церамидлар — коры һәм сизгер тире, шулай ук бозылган саклагыч барьерны төзәтү өчен. Азелаин кислотасы — ялкынсынулар, постакне, кызарулар һәм тире төсенең тигезсезлеге вакытында. Гиалурон кислотасы — тире сусызланганда. Ул тиредә дымны сакларга ярдәм итә.