Җәвит Шакиров: «Ир-атның бәхете хатыннан»
Җәвит Шакиров: «Ир-атның бәхете хатыннан» Җәвит Шакиров Зөлфиянең холкын, гаиләгә мөнәсәбәтен һәм үз-үзен тотышын бәяли. Аның фикеренчә, хатын-кызның тугрылыгы һәм мәхәббәте гаилә иминлегендә зур роль уйный. «Зөлфия һәрчак үз бәясен белде һәм белә... Ул бүтәннәр кебек төчеләнми, ярарга тырышмый, үзен жәлләтеп яраттырырга, күпләр кебек пиар ясап, лайк җыярга, комментарийлар, популярлык дип кыланмады. Ул - туры сүзле, гаилә җанлы, карьеристка түгел... Көчле характерлы шәхес. Мин аның шундыйлыгына сокланам, гаҗәпләнәм һәм яратам. Ир-атның бәхете хатыннан. Ни генә дисәгез дә, хатын-кыз гаилә, балалар, ир дип яши икән, гаилә бәхетле... Ир-ат көчле булса да, хатын-кыз алдында ул мәхәббәттән исерә, яратудан башын югалта. Мондый мисаллар дөньяда җитәрлек. Кем минем фикер белән риза түгел, языгыз!» - ди Җәвит Шакиров. Сез бу фикер белән килешәсезме? Гаилә бәхетендә хатын-кызның роле нинди? Фикерләрегезне комментарийларда языгыз.