Нурия Измайлова
Нурия Измайлова * * * Яшерен янарга өйрәттең, Хатлар ягарга өйрәттең. Җырлар язарга өйрәттең, Гөлләргә шигырь сөйләттең... Оялчанлыкка өйрәттең, Олыҗанлыкка өйрәттең. Өйрәттең матур күренергә, Өйрәттең очып йөрергә, Тотынырга яшеннәргә Һәм биек, биек менәргә! Күккә мендем. Рәхмәт сиңа! Хисне уч белән болгаттың, Хыял сарайларын ваттың. Шигъриятне ботарлаттың, Күкләремне каһәрләттең!.. Төштем җиргә... Ләкин мин бит, Мин бит күктә очкан идем - Үз-үземнән биек мендем! Биеклекнең серен белдем... Һәм һичкайчан үз-үземнән Түбән була алмамын мин. Менә шуңа - рәхмәт сиңа! #Хәерлеиртә