Перейти к содержимому
Максиметер

Бүген халкыбызның моңлы сандугачы, ТАССРның халык артисты, дүрт йөздән артык җырга көй ...

Бүген халкыбызның моңлы сандугачы, ТАССРның халык артисты, дүрт йөздән артык җырга көй язган композитор Сара Садыйкова туган көн. Игътибарыгызга аның турында берничә кызыклы факт. Казанда туа. Ул көнне әтисе Гариф абый белән әнисе Бибигайшә Казанга кунакка килгән була. Булачак композитор көтмәгәндә генә дөньяга аваз салырга уйлый. Гариф абый күлмәген салып, яңа туган кызын үз күлмәгенә били. Аңа Бибисара дип исем кушалар. Фатиха Аитованың атаклы кызлар гимназиясендә укый. Мәскәү консерваториясендә белем алган беренче татар хатын-кызы була ул. Гомумән, югары музыкаль белемгә ия беренче татар кызы.  Бик матур мәкам белән «Коръән» сүрәләрен дә укый торган булган.  Мәскәүдә актер һәм режиссер Газиз Айдарский белән таныша. 1924 елда алар өйләнешә.  Салих Сәйдәшев «Сандугач» дигән җырын Сара Садыйковага багышлап яза. Һәм ул аны беренче тапкыр башкара да.  1925 елда кызы Әлфия Айдарская туа. Ул – татар балетына нигез салучыларның берсе. ТАССРның халык артисты.  #Искәалыйк

86 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

370 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.