Укучыбыз Гөлнара Фәтхрахманова тәмле, гади, тиз әзерләнә торган һәм һәрвакыт уңышлы кил...
Укучыбыз Гөлнара Фәтхрахманова тәмле, гади, тиз әзерләнә торган һәм һәрвакыт уңышлы килеп чыга торган пирог рецепты. Иң кызыгы - камыр басып мәшәкатьләнәсе юк, бары тик коры катнашманы әзерләп, җиләк-җимеш белән катламлап саласы гына. Кирәк - 1 стакан манный ярмасы - 1 стакан он - ½ стакан шикәр комы - ½ чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч Эчлек өчен Алма, груша да ярый. Эш барышы 1. Манный ярмасын, онны, шикәр комын һәм камыр көпшәкләндергечне бергә кушып болгатабыз. Бу безнең коры камыр катнашмасы була. 2. Табаны мул итеп атланмай белән майлыйбыз. 3. Коры катнашманың бер өлешен табага тигез итеп сибәбез. 4. Өстенә угычтан уылган алманы мул итеп салабыз. 5. Аннары калган катнашманы алма өстенә тигезләп сибәбез. 6. Иң өстенә туңдырылган атланмайны яки каз маен угычтан уып салабыз. 180°C ка кадәр җылытылган мичтә өсте матур алтынсу төскә кереп, кетердәп торганчы пешерәбез. Менә шундый гади генә ысул белән искиткеч тәмле пирог әзер. Сез нинди эчлек белән пешерер идегез: алма беләнме, груша беләнме? #Аш_су
Канал в каталоге Максиметера
372 подписчиков · Новости