#Фикъ #Намаз
#Фикъ #Намаз 🌿 Гаср ( икенде) намазына кадәр дүрт рәкәгать намаз уку хакында ! 📜 Габдуллаһ ибн Гомәр (р.а.) риваять иткәнчә, Расүлебез ﷺ әйткән: «Гаср намазына кадәр дүрт рәкәгать намаз укыган кешегә Аллаһның рәхимлеге ирешсен». 📚 Әбү Давыд риваяте. Бу хәдистә Пәйгамбәребез ﷺ гәср намазына кадәр дүрт рәкәгать өстәмә намаз укуның фазыйләтен аңлата һәм аны үтәүчеләргә Аллаһның рәхмәтен тели. Әлеге дүрт рәкәгать – фарыз намаз түгел, ә нәфел намазы. Аны уку мөселман өчен мәҗбүри булмаса да, хәерле һәм саваплы гамәлләрдән санала. Шуңа күрә, мөмкинлек булганда, гәср намазына кадәр дүрт рәкәгать нәфел намазы укырга тырышыйк. Аллаһның рәхмәтенә һәм Расүлебез ﷺ догасына лаек булу – мөэминнәр өчен зур бәхет.
Канал в каталоге Максиметера
3 335 подписчиков · Религия