🔬 Фәнгә таба ышанычлы адым: Мөслим гимназиясенең яшь медиклары бөтенроссия форумында катнашты Мөслим гимназиясенең медицина юнәлешендә белем алучы 10–11 сыйныф укучылары өчен ял көннәре файдалы һәм истә калырлык вакыйгаларга бай булды. Алар «На старт! Внимание — наука!» бөтенроссия форумында катнашып, үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карады. 🔹 «Яшь Гиппократлар» республика турниры Гимназия укучылары сайлап алу этабын уңышлы узып, Казан шәһәрендә оештырылган финалга чакыру алган иде. Республикабызның иң көчле 13 командасы арасында безнең яшь медиклар да лаеклы чыгыш ясады. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә команда 6нчы урынны яулады. Укучылар медицина өлкәсендәге белемнәрен, бердәмлекләрен һәм команда белән эшләү сәләтләрен күрсәтте. Бу — киләчәктә табиб булырга хыялланган яшьләр өчен зур тәҗ…
Читать целиком