🍀 «Экокалейдоскоп» — уңышлар калейдоскобы! 🍀
🍀 «Экокалейдоскоп» — уңышлар калейдоскобы! 🍀 🌿 21–23 октябрь көннәрендә «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында яшь натуралистларның республикакүләм слёты узды. Табигатьне яратучы, аны саклауны үзенең мөһим бурычы итеп куйган яшь экологлар өчен бу очрашу тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр белән илһамлану һәм үз казанышларын күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булды! 🏆 Безнең өчен икеләтә шатлыклы вакыйга! Мөслим гимназиясендә эшләп килүче «Экокалейдоскоп» экологик берләшмәсенең «Экодоблесть» экологик отряды «Иң яхшы яшь натуралистлар отряды» республика конкурсының финалисты буларак жюри алдында үз эшчәнлеген тәкъдим итте һәм конкурс лауреаты исеменә лаек булды! Бу — яшь экологларыбызның тырышлыгы, активлыгы һәм табигатькә битараф булмавының матур нәтиҗәсе! 💚 🌱 Берләшмә җитәкчесе Ләйсән Бариева да үзенең остазлык тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Иң яхшы яшь натуралистлар остазы» номинациясендә финалга чыгып, ул лауреат дипломына лаек булды! Бу уңыш — яшь буынга экологик тәрбия бирүгә, аларда табигатькә мәхәббәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләүгә багышланган хезмәтнең югары бәяләнүе. 💚 Җиңүләребез белән горурланабыз! «Экодоблесть» отрядына һәм Ләйсән Фәһәметдин кызына ихлас котлауларыбызны җиткерәбез! Алда да яңа казанышлар, кызыклы проектлар, якты идеяләр һәм зур җиңүләр насыйп булсын! 🌍 Табигатьне саклау — киләчәкне саклау! Ә бергәләп эшләгәндә, иң матур нәтиҗәләргә ирешеп була! 🍀 Фотолар - Мөслим гимназиясеннән. #Мөслим_мәгарифе