Алтын Урда тарихына сәяхәт: китапханәдә очрашу 23 октябрьдә Роберт Миңнуллин исемендәге балалар китапханәсендә «Алтын Урданың татар тарихында тоткан урыны» дип исемләнгән очрашу узды. Чара укучыларны татар халкының дәүләтчелек тарихы һәм мәдәни мирасы белән таныштыруга багышланды. Очрашуның төп кунагы — Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Гаделҗан кызы Сәйфетдинова. Галимә Алтын Урда дәүләтенең чәчәк ату чоры, урта гасырлар дөньясында тоткан урыны, татар мәдәниятенә, теленә һәм гореф-гадәтләренә йогынтысы турында сөйләде. Чарада Казанның 13 нче мәктәбенең 9–10 нчы сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фидания Рифкать кызы Гобәйдуллина җитәкчелегендә катнашты. Укучылар галимәне кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделә…
Читать целиком