Республиканская детская библиотека им.Р.Миннуллина
Образование · 26 октября 2026 г.
Алтын Урда тарихына сәяхәт: китапханәдә очрашу
Алтын Урда тарихына сәяхәт: китапханәдә очрашу 23 октябрьдә Роберт Миңнуллин исемендәге балалар китапханәсендә «Алтын Урданың татар тарихында тоткан урыны» дип исемләнгән очрашу узды. Чара укучыларны татар халкының дәүләтчелек тарихы һәм мәдәни мирасы белән таныштыруга багышланды. Очрашуның төп кунагы — Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Гаделҗан кызы Сәйфетдинова. Галимә Алтын Урда дәүләтенең чәчәк ату чоры, урта гасырлар дөньясында тоткан урыны, татар мәдәниятенә, теленә һәм гореф-гадәтләренә йогынтысы турында сөйләде. Чарада Казанның 13 нче мәктәбенең 9–10 нчы сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фидания Рифкать кызы Гобәйдуллина җитәкчелегендә катнашты. Укучылар галимәне кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, тарихның бүгенге көн белән бәйләнеше турында фикер алыштылар. Очрашу укучыларга Алтын Урда тарихына яңача карарга, татар халкының тарихи һәм мәдәни мирасын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде. Путешествие в историю Золотой Орды: встреча в библиотеке 23 октября в Детской библиотеке имени Роберта Миннуллина состоялась встреча «Место Золотой Орды в татарской истории». Мероприятие было посвящено истории государственности татарского народа и его культурному наследию. Гостем встречи стала Эльмира Гадельжановна Сайфутдинова — старший научный сотрудник Института истории имени Ш. Марджани, кандидат исторических наук. Она рассказала о расцвете Золотой Орды, её роли в средневековом мире и влиянии на татарскую культуру, язык и традиции. В мероприятии приняли участие ученики 9–10-х классов школы № 13 Казани под руководством учителя татарского языка и литературы Фидании Рифкатовны Губайдуллиной. Старшеклассники с интересом слушали выступление, задавали вопросы и обсуждали связь исторического прошлого с современностью. Встреча помогла школьникам по-новому взглянуть на историю Золотой Орды и глубже познакомиться с историческим и культурным наследием татарского народа.