Октябрьскийда «Куркынычсыз балачакның театр академиясе» проекты тәмамланды. Шәһәрнең 9 мәктәбе һәм 2 җыелма командасы буллингны профилактикалау темасына театраль куелышлар күрсәтте. Фестивальнең Гран-при бүләген 3 нче гимназия яулады. Театр номинацияләрендә 2, 11 нче гимназияләр, 8, 9, 10, 13, 18, 22 нче мәктәпләр һәм «Щелкунчик» студиясе җиңү яулады. «Сүздәге бердәмлек» шигырь уку бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде.