ЙӨРӘКНЕ КАРАЛУДАН САКЛАУ ӨЧЕН 4 КИҢӘШ: 1. Ислам фәннәре, дин өйрәтелә торган, вәгазьләр сөйләнгән җыеннарда, мәҗлесләрдә катнашыгыз. 2. Үлем, ахирәт көне хакында онытмагыз. 3. Газраил фәрештә җаныңны алырга килгәч хакимлекнең, дан-дәрәҗәнең, акчаларның бернинди дә файдасы булмаганлыгын ихлас күңелдән таныгыз. Болар берсе дә синең белән кабергә керми, бары тик гамәлләрең: әҗер-савапларың яки гөнаһларың гына үзең белән калачак. 4. Үлем түшәгендә ятучы янына барыгыз. Тиздән ул тар, кысан, салкын кабергә күмеләчәк, инде аның кире бу дөньяга кайту мөмкинлеге юк, һәм иртәме-соңмы син дә шул хәлдә калачагыңны уйла. Бу киңәшләрне истә тотсаң, шулар хакында фикерләсәң, йөрәгең сафланыр, тәүбә иткәч, йөрәктәге кара таплар юкка чыгар, иншәә Аллаһ, дип яза Ирек мәйданы