Шәмсия Җиһангирова
Шәмсия Җиһангирова Без дә сезнең кебек... Килдем әле тагын урманнарга, Ялгыз атлыйм көзге сукмак буйлап... Озын дип ышанган гомерләрнең Яфрак кебек өзеләсен уйлап... Аяк астым тулы сары яфрак... Кайберләрен җыеп алдым кулга. Әнә берсе! Туңып, калтыранып, Мин килгәнне көтеп, төшми тора. Әйтче миңа, соңгы яфрак, җаным! Ничек җиңеләйтим хәлләреңне?! Күпме тырышсам да, туктаталмам Синең өзелеп төшәр мәлләреңне... Без – кешеләр, сездән артык түгел, Язмышыбыз безнең бик-бик охшаш. Гомер соңы җиткәч, сезнең кебек, Шыбыр-шыбыр коелабыз тоташ...