🌷 Укытучыбызга — олы хөрмәт һәм ихлас рәхмәт! 🌷
Бүген без, мәктәбебездә еллар дәвамында армый-талмый хезмәт куеп, күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем дөньясына тәүге адымнарыбызны ясатучы, акны — карадан, яхшыны — яманнан аерырга өйрәтүче кадерле укытучыбыз, сыйныф җитәкчебез Зиганшина Фидәлия Касыйм кызы янына барып, аны матур бәйрәме — Укытучылар көне белән котлап кайттык. 💐
Хөрмәтле Фидәлия апа!
Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән тәбрик итәбез! ❤️
Сезнең күпьеллык фидакарь хезмәтегез, бай педагогик тәҗрибәгез, сабырлыгыгыз, җылы сүзләрегез һәм акыллы киңәшләрегез безнең өчен бүген дә бик кадерле. Сез безгә белем генә түгел, кешелеклелек, шәфкатьлелек, намуслылык һәм яхшылыкка омтылу кебек мәңгелек кыйммәтләрне дә бүләк иттегез.
Сез — безнең өчен чын Остаз, күңел…