5 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне.Безнең Күгәй мәдәният йорты "Укытучыны котла" ак...
5 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне.Безнең Күгәй мәдәният йорты "Укытучыны котла" акциясенә кушылды. Спортка, сәләмәт яшәү рәвешенә мәхәббәтне физкультура укытучысы уята, әлбәттә. Бүгенге кунагыбыз гомерен мәктәптә физкультура укытуга багышлаган кеше — Әнисә Искәндәр кызы Гафарова. Кадерле мөгаллимнәр! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек-саулык, тырыш укучылар, гаиләгезгә иминлек телибез. Сезнең хезмәт бәяләп бетергесез кирәкле, файдалы, җаваплы. Эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын! Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!