Татар халкының ядкарьләре, тарих, мәшһүр шәхесләребез, йолалар һәм гореф-гадәтләр - барысы да бу каналда https://vk.ru/tatar_yadkarlare https://dzen.ru/tatar_yadkarlare https://max.ru/tatar_live https://dzen.ru/tatar_yadkarlare https://t.me/tatar_yadkarlare
Публикации канала
Лента канала“Татар авыллары яшәсен, йортлары чын татар йортлары булып, үз йөзләрен саклап калсын!” Марий Иленең дәүләт телекрадиокомпаниясендә 30 елдан артык “Туган тел” тапшыруын әзерләгән һәм алып барган Мәүлизә Гомәрованың тормыш девизы шундый. Журналист ханым республикадагы барлык татар авылларында да булып, алар турында тапшыру төшереп эфирга чыгарды. Бу тырышлыгы өчен аңа Марий Иленең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе исеме бирелде. Мәүлизә ханым башкаларны әйдәп, үзе читтә кала торганнардан түгел. Ул үзенең шәхси мисалы белән дә татар авылларын, татар йортларын саклап күрсәтә. Әти-әнисеннән калган туган нигезне – Бәрәңге районы Мазарбашы авылындагы йортларын гөл кебек итеп ясап чыккан. Телевидениедә эшли бит әле – шуңа күрә Йошкар Оладан кайта-китә йөрергә туры килә…
Читать целиком44- +4
1875 елның 2 октябрендә Казан өчен мөһим вакыйга була – Казансудан Проломная (Бауман) урамы буйлап Сукно бистәсенә кадәр беренче трамвай уза. Атлы трамвай: 40 кеше утырган вагонны атлар өстери. Казан трамвай челтәре Россиядә иң борынгылардан санала. Казанда иҗтимагый транспортка 1854 елда нигез салына. Казан урамнарында “омнибуслар” – берничә ат җигелгән зур ябык арбалар пәйда була. Аннары ул арбаларны рельсларга утырту, атлы трамвай булдыру идеясе туа. Атлы трамвай 1867 елда ук барлыкка килә язып кала. Сәүдәгәр Шитов трамвай юлын салырга рөхсәт ала, әмма Казан хакимияте рельслар салынган дамбаны карап торуны трамвай хуҗасы үз өстенә алырга тиеш, ди. Сәүдәгәр килешүдән баш тарта. 1870 елда инженер Панаев проекты раслана, 1873 елда Англиядән рельслар кайтартып, трамвай юлы салалар. Трам…
Читать целиком68 "Юл темасына кайтканда, аның озын булуына ышанасы килә. Ул бихисап булсын, чиксез булсын! Ләкин бу юлдан күбрәк чын татар җанлы кешеләр атласын иде. Соры масса, космополит, яки манкорт дәрәҗәдәге татарлар түгел, чын мәгънәсендә халкына, үткәненә, бүгенгесенә, киләчәгенә ышанган, яңалык китерү генә түгел, сәламәт дәрәҗәдә консерватив булып, мирасны саклап, аны киләчәк буынга исән-имин тапшыручылар да." #бу_көн_туган_көн Актер, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллинга бүген 60 яшь!
740- +4119
Җомга мөбарәк булсын!
210- +3
1948 елның 1 октябрендә Россиянең Халык рәссамы, сценограф Таң Еникеев туган. Таң Гомәр улы Еникеев Уфада туа, чыгышы белән Касыйм татарларыннан. Мәскәү сәнгать институтын тәмамлагач, Башкорт академия театрында баш рәссам булып эшли. 2000 елдан – Оренбург драма театрында. Таң Еникеев ике йөздән артык спектакльне дөньяга чыгарган шәхес. «Театр рәссамы юлын сайлаганда, мин бәлки моның никадәр кызык профессия икәнен уйлап та бетермәгәнмендер. Бу хакта күбрәк белгән саен, ул миңа күбрәк ошый барды: ритмы, масштабы белән. Мин картина ясаучылар һәм сценографларны аерып карамыйм. Сценограф сынлы сәнгать әсәрләре иҗат итми калырга мөмкин түгел», - ди Таң Еникеев үзе. Таң Еникеев «Ташлама утны, Прометей!», «Ай тотылган тондә», «Кызыл паша», «Бибинур, аһ, Бибинур!..», «Дон Жуан», «Капитан кызы» …
Читать целиком136
Подписчики
542
Публикации
892
Обновление
2 октября 2026 г.
Первая публикация
12 июня 2026 г.
Активность канала
За 7 дней
28
публикаций
За 30 дней
118
публикаций
Просмотров за 90 дней
114 600
Ср. просмотров на пост
376