Новости Зеленодольского района Республики Татарстан
Публикации канала
Лента канала- +1
🕌 КАРАТМӘН МӘЧЕТЕНДӘ ӨЛКӘННӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КҮРКӘМ ЧАРА УЗДЫ Өлкәннәребезне хөрмәтләү, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтү – күркәм гореф-гадәтләребезнең берсе. Каратмән мәчетендә Әхтәм хәзрәт Ибраһимов оештырган бәйрәм җылы һәм матур мохиттә узды. Өлкәннәребез мул табын артында бергә җыелып, үзара аралашты, күңелләрен яңартты. Чара барышында Коръән аятьләре укылды, ил-көнебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек, һәр йортка бәрәкәт теләп дога кылынды. Өлкәннәребезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы һәм һәрчак балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен күреп яшәүләрен телибез!💐🙏 Өлкәннәребез – безнең хәзинәбез, тормыш юлыбызга маяк булырдай олы тәҗрибә ияләре. Аларны кадерлик, хөрмәтлик! АллаһыТәгалә ил-көннәребезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итсен!
159 ⁉️ Туганының авырганын белә торып, хәлен белергә килмәгән кеше абыстай була аламы? Әлеге сорауга Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирә👇👇 https://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/tuganynyn-avyrganyn-bela-toryp-xalen-belerga-kilmagan-kese-abystai-bula-alamy
272Татарстанда сентябрьнең аномаль җылы көннәреннән соң, октябрьдә нәрсә көтәргә: https://tatar-inform.tatar/news/oktyabr-basynda-tatarstanda-temperatura-klimatik-normaga-yakyn-bulacak-5930043
287🌿 КАРТЛЫК БӘХЕТЕ – ЗУР БӘХЕТ Әссәламәгаләйкүм, кызлар! Быел флюорографияне Бишнәдә үтәргә туры килде. Медпункт янында кеше күп иде. Алар арасында яшьрәкләр дә бар, ләкин мин яшьтән белгән, шушы авылда хезмәт куйган кешеләр күбрәк иде. Вакыт беркемне дә аямый икән. Элек әти-әнием янына Биектауга барганда, аларның миңа саен саен картаеп күренүенә игътибар итә идем. Бу көнне дә шул хәлне күзәттем. Трактор, машина йөрткән, сыер сауган, мәктәптә укыткан һәм башка төрле хезмәт башкарган кешеләр дә үзгәргән, картайган... Мин дә алар күзенә шулай күренәмдер инде. Кайчандыр совхоз алга китсен дип кырларда эшләгән Дәүләтшин Фирдүс, Гыйззәтуллин Солтан абый, Шәйхетдинов Фиргать, Хәбибуллин Илһам, Ирекләр, бертуган Абдуллиннар Рамил, Рәдиф, Рәисләр, ирем Рафаэль, Гыйләҗиев Равилләр... Фермада эшл…
Читать целиком321- +2
📣ПОДПИСКА – 2027 Бүген языл – иртәгәгә калдырма! Көзнең узганын да сизми калырбыз, ә яңа ел озак көттермәс, ишек кагар. Шуңа күрә бүгенге эшне иртәгәгә калдырмыйк – «Яшел Үзән»гә 2027 елга язылып куйыйк! 🔥🔥🔥6-16 ОКТЯБРЬДӘ АБУНӘЧЕЛӘР УНКӨНЛЕГЕ ҮТӘ. БУ КӨННӘРДӘ ГАЗЕТАБЫЗГА 1238 СУМ 28 ТИЕНГӘ ЯЗЫЛЫРГА МӨМКИН. 🔥🔥🔥 Әйе, 2027 елдан газетабызның күләме дә үзгәрә. Район яңалыклары 8 биттә, республика яңалыклары тупланган «Атна вакыйгалары» 4 биттә басылып, газета укучыларыбызга 12 битле булып килеп торачак. Битләр саны кимесә дә, сезнең белән арабыз суынмасын! Безнең белән калыгыз, дуслар! «Яшел Үзән»гә язылыгыз – район тормышыннан хәбәрдар булыгыз!
314 🛣М12 ТРАССАСЫНДА ЯҢА ТҮЛӘҮЛЕ УЧАСТОК БАРЛЫККА КИЛӘЧӘК👇👇 https://yashel-uzan.ru/news/yukhidi/m12-trassasynda-iana-tulaule-ucastok-barlykka-kilacak
347
Подписчики
1 151
Публикации
4 103
Обновление
2 октября 2026 г.
Первая публикация
16 июня 2026 г.
Активность канала
За 7 дней
115
публикаций
За 30 дней
199
публикаций
Просмотров за 90 дней
147 064
Ср. просмотров на пост
413