🌿 КАРТЛЫК БӘХЕТЕ – ЗУР БӘХЕТ — 2 октября 2026 г. в 14:10:01.769
🌿 КАРТЛЫК БӘХЕТЕ – ЗУР БӘХЕТ Әссәламәгаләйкүм, кызлар! Быел флюорографияне Бишнәдә үтәргә туры килде. Медпункт янында кеше күп иде. Алар арасында яшьрәкләр дә бар, ләкин мин яшьтән белгән, шушы авылда хезмәт куйган кешеләр күбрәк иде. Вакыт беркемне дә аямый икән. Элек әти-әнием янына Биектауга барганда, аларның миңа саен саен картаеп күренүенә игътибар итә идем. Бу көнне дә шул хәлне күзәттем. Трактор, машина йөрткән, сыер сауган, мәктәптә укыткан һәм башка төрле хезмәт башкарган кешеләр дә үзгәргән, картайган... Мин дә алар күзенә шулай күренәмдер инде. Кайчандыр совхоз алга китсен дип кырларда эшләгән Дәүләтшин Фирдүс, Гыйззәтуллин Солтан абый, Шәйхетдинов Фиргать, Хәбибуллин Илһам, Ирекләр, бертуган Абдуллиннар Рамил, Рәдиф, Рәисләр, ирем Рафаэль, Гыйләҗиев Равилләр... Фермада эшләгән Мәрзия, Вәсилә, Фәния, Гөлбикә апалар, авылда яшәүче Фәүзия, Исламия апалар һәм башка бик күпләр искә төшә. Кайчандыр шау-гөр килеп, авыл алга китсен өчен тырышып эшләгән кешеләрнең хәзер сөйләшүләре дә салмакланган. Өйдән сирәк чыгыла, еш күрешүләр булмагач, мондый очрашулар бигрәк тә кадерле. Алар күңелләргә җылылык, сөенеч өсти. Тиздән Укытучылар көне дә җитә. Шушы кешеләр арасында укытучылар Саттаров Харис абый, Миләүшә апа, Хафиз Закир улы да юк инде. Аларга хәзер дога гына кылабыз. Урыннары җәннәттә булсын! Әәмиин! 🤲 Бик гади, кешелекле, гадел, тырыш кешеләр иде алар. Картайганда шулайдыр инде: исемнәрен әйткәндә үк күздән яшьләр килә. Бергә эшләгән кешеләр барыбер юксындыра, жәлләтә. Аларны искә алу бу дөньяның мәңгелек түгеллеген тагын бер кат искә төшерә. Өлкәннәр көне уңаеннан барлык өлкәннәргә, Укытучылар көне уңаеннан бергә эшләгән райондаш, исән коллегаларыма картлык бәхете, нык сәламәтлек, озын гомер, бәрәкәтле һәм мул тормыш телим! Рәхәт, матур, кайгы-хәсрәтсез, сугышларсыз яшәргә язсын! Барыгызга да бәхетле картлык телим! 🤲 Вафат булганнарга әйткән сүзләрем дога булып барып ирешсен! Әәмиин! Сөмбелә Абдуллина, Бишнә