Әдәби фест кысаларында «Ачык университет» лекториясе оештырыла Өч көн дәвамында сезне татар мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате һәм тарихына багышланган ачык лекцияләр һәм дискуссияләр көтә. Шагыйрьләр, прозаиклар, тәрҗемәчеләр, әдәби тәнкыйтьчеләр, сәнгать белгечләре һәм тарихчылар үз белемнәре, фикерләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашачак. 📚Яңа белемнәр алырга, кызыклы фикерләр ишетергә һәм татар мәдәнияте турында тирәнрәк уйланырга теләсәгез, лекторийга рәхим итегез! ◽️9-11 октябрь көннәрендә ▫️Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Пушкин ур., 86)