«Әдәби фест» программасын тәкъдим итәбез 🗓
«Әдәби фест» программасын тәкъдим итәбез 🗓 9–11 октябрьдә сезне әдәбият, музыка, сәнгать һәм яңа очрашуларга бай көннәр көтә. Өч көн дәвамында фестиваль мәйданнарында: 📖 әдәби маркет 🎤 лекцияләр һәм очрашулар 🎬 фильм карау 🎭 иммерсив спектакль 📚 китап алмашу 🎨 күргәзмәләр 🎶 музыкаль-шигъри кичәләр 👧 балалар почмагы һәм тагын бик күп кызыклы чаралар узачак. Программа белән танышыгыз, үзегезгә ошаган чараларны билгеләп куегыз һәм 9–11 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә очрашыйк! Әдәбиятны укып кына түгел — күреп, ишетеп, тоеп яшик!