Зилә Яз
КаналБалалар өчен татарча проектлар турында. Хыялланып! Илһамланып! Яратып!
Публикации канала
Лента канала- +8
Баланы балалар бакчасына ничек ияләштерергә? Балалар бакчасына бару - бала тормышындагы зур үзгәрешләрнең берсе. Яңа мохиткә, тәрбиячегә һәм башка балаларга ияләшү өчен вакыт кирәк. 📌 Адаптация чорын җиңелрәк узарга ярдәм итүче киңәшләр - карточкаларда!
28 Бүген «Балам бар» тапшыруының икенче чыгарылышы – психолог Люция Ибәтуллина белән әңгәмә барлык социаль челтәрләргә чыкты. Бер сәгатьтән артык без балаларның үсеше, хисләре, тәрбиясе турында әти-әниләрнең сорауларына җавап эзләдек. Үзегезгә җайлы ысул белән Сез дә карагыз яме)) Макс https://max.ru/c/-71183449254495/AaELNxd-csY ВКонтакте https://vkvideo.ru/video-106119181_456240799 Рутуб https://rutube.ru/video/89588fbe20d1676b132eb0f621758689/?r=plwm
135Кадерле укытучылар, бәйрәм белән котлыйм! Сезнең хезмәтегез – чын горурлык! Кыенлыклар килсә, әле дә ул: «Бирешмә!» — ди гүя, эндәшә. Күңелемдә шулай гомерем буе Укытучым килә янәшә. «Укытучыма», Резедә Вәлиева От всей души поздравляю с праздником, дорогие учителя! Спасибо за то, что даже спустя годы остаетесь рядом: ваши уроки продолжают вести по жизни. Желаю счастья, крепкого здоровья и новых успехов!
48- +6
Табигатьнең көзге матурлыгын сентябрьдә тоеп кала алгансыз дип ышанам. Мин дә тырыштым: узып киткәндә бер минутка булса да янып торган агачлар, алмадан сыгылып торган алмагач ботаклары, һаман да шаярышып шау чәчәктә утыручы гөлләр янында туктап тордым. Көч тупладым. Аеруча хризантемалар сөендерде. Мин аларны май аенда ук утырткан идем. "Сабантуй"ның дизайнеры, бик оста бакчачы Минзилә апа туган көнемә бүләк итеп алып килгән иде. Җәй буе чәчәкләрен көттем мин аларның. Инде дөрес утырта белмәгәнмендер дип шикләнә ук башлаган идем. Дөрес... Бүген кар бөртекләре генә әзрәк туңдырдылар үзләрен. Ләкин барыбер бирешмәдер, без дә суыкка бирешмик...
56 Тавышларыгыз күңелгә үтеп керде! Афәрин! #шарипжановлар
73- +9
"Татмедиа"ның туган көне бүген! Көч, белем җыйган кыю чагы – 19 яше! Котлыйм сезне, хөрмәтле коллегалар! Чөнки "Татмедиа" минем өчен ул, беренче чиратта, кешеләр. Көн саен без алар белән очрашып, аралашып, киңәшләшеп эшлибез. Җитәкчебез дә – чын профессионал. Ләкин һәрвакыт Шамил Мөхәммәт улы кеше яклы. Менә инде 17 ел – мин дә "Татмедиа"ның бер өлеше. Яшьлегем монда узды дип сөйләрлек)) Укучыбызга яратып чыгарган журналларны гына җиткерү елдан-ел авырлаша. Эшләми бит почта. Яздырган басмалар килми. Нишләп карыйк икән? Нинди альтернатив ысуллар эзлик дип баш ватып йөргән чаклар. Булыр, табылыр, эшләргә кирәк! Хәерлесе булсын! #татмедиа #салаваткүпере #сабантуй #сәхнә $упергеройлары, бәйрәм белән)) Фотоларда кемнәрне таныдыгыз?
60
Подписчики
71
Публикации
82
Обновление
6 октября 2026 г.
Первая публикация
19 августа 2026 г.
Активность канала
За 7 дней
8
публикаций
За 30 дней
34
публикаций
Просмотров за 90 дней
8 336
Ср. просмотров на пост
116