Табигатьнең көзге матурлыгын сентябрьдә тоеп кала алгансыз дип ышанам. Мин дә тырыштым:...
Табигатьнең көзге матурлыгын сентябрьдә тоеп кала алгансыз дип ышанам. Мин дә тырыштым: узып киткәндә бер минутка булса да янып торган агачлар, алмадан сыгылып торган алмагач ботаклары, һаман да шаярышып шау чәчәктә утыручы гөлләр янында туктап тордым. Көч тупладым. Аеруча хризантемалар сөендерде. Мин аларны май аенда ук утырткан идем. "Сабантуй"ның дизайнеры, бик оста бакчачы Минзилә апа туган көнемә бүләк итеп алып килгән иде. Җәй буе чәчәкләрен көттем мин аларның. Инде дөрес утырта белмәгәнмендер дип шикләнә ук башлаган идем. Дөрес... Бүген кар бөртекләре генә әзрәк туңдырдылар үзләрен. Ләкин барыбер бирешмәдер, без дә суыкка бирешмик...