Перейти к содержимому
Максиметер

🌺Хәерле кичләр барыбызга да🫶

🌺Хәерле кичләр барыбызга да🫶 Җиңүчеләргә призларны күчердем, бәрәкәте булсын🙏 Язмаларны кат- кат укыдым да, үземнең дә кайтып киләсе килгән чакларны язып үтәсе килде әле🙈 📌Әбекәй белән каз бәбкәсе саклаган чакка, күрше әбиләре белән җыелып җиләккә, чикләвекккә менгән чакка, әбекәй белән Бүтишкә кунакка барган чакка кайтыр идем. 📌Детсадта йокламыйча уенчыклар җыештырган, күбәләкле кружка өчен сугыша язган, 1 конфет өчен дуслаша торган чакка кайтыр идем 📌Башлангыч класста тәнәфесләрдә ферма түбәләреннән йөгереп йөргән, киииң чангыны чана итеп тау шуган чакка кайтыр идем 📌Һәр иртәне радионың сәгать 6да уяткан тавышына тагын бер уяныр идем, әнинең мичтә коймак, тәбикмәк, шәңгә пешергән чакларына кайтыр идем 📌Әти белән уен- көлке сөйләшеп көтү көткән чакка кайтыр идем 📌Мәктәптә ёлка тәтәйләрен ватып сибеп стена газетасы чыгарган, тәнәфес саен сөйләшеп сүз бетмәгән, дуслашып- үпкәләшеп мәш килеп карга боткасы үткәргән чакка кайтыр идем 📌Күрше кызлары белән шау- гөр килеп клубка йөргән, төнгә кадәр рәхәтләнеп Миражга биегән чакка кайтыр идем 📌Уразай мәктәбендә яшьләр белән шау- гөр килеп эшләгән чакка кайтыр идем 📌2 якта да матур итеп туй ясаган, килен булып төшкән чакка кайтыр идем 📌Балаларыбызның кечкенә чакларын тагын бер кайтару иөмкин булса, рәхәтләнеп яратып кына үстерер, хөкүмәт эшен алга куймас идем Кайтыр идем... тик озак тормас идем. Туй күлмәге көнендә матур, дигән кебек, һәр мизгел үз вакытында кадерле. Искә алырлык матур истәлек- хатирәләребез күп булсын, еллар тузаны капламый, хәтеребез түрләрендә матур булып саклансыннар🙏

483 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

695 подписчиков · Развлечения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Развлечения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.