Перейти к содержимому
Максиметер

🌺Элеккеге хезмәттәшем бер пост астына менә шундый комментарий калдырган.

🌺Элеккеге хезмәттәшем бер пост астына менә шундый комментарий калдырган. Мондый сорауны байтак кеше биргәне бар, шуңа күрә бөтен кеше дә күрерлек итеп җавап бирергә тырышып карыйм әле( әле һаман комментарийларны ачып карарга курыккан кешеләр бар, чөнки анда даю согласие, дигән язу тора🫣) 📌Инде күп тапкырлар язганым булды. Мин блогер түгел. Нинди дә булса файдалы мәгълүмат белән бүлешеп, яки, файдалы киңәш биреп утырганым юк. Булса да, биииик сирәк. 📌Әлеге каналны бары тик үзем өчен, тормышымның көндәлеге рәвешендә генә ачкан идем. Еллар узгач, карале, шул елның шул көнендә шундый вакыйга булган икән, карале, мин шундый булганмын икән кебек хатирәләргә бирелер өчен фото- видеоларны, көндәлек вакыйгаларны туплап барасым килде. Вафат булган якыннарымны искә алганда, эх, рәхәтләнеп карарлык фото- видеолары юк, дип уфтанам. 📌Шундый ният белән ачылган каналны карап баручылар, җылы,матур теләкләрен язучылар күп булгач, публичный канал итеп үзгәрттем. Теләге булган һәркем минем белән бергә була ала. Теләсә языла, теләсә сызыла, теләсә теге 5меңгә якын кеше кебек болай гына да кереп карый ала. Хөррият. Максатым подписчик җыю түгел. Җыяр идем дә, әйткәнемчә нинди дә булса файдалы контентлар төшереп утырасым, кемнәрнедер кабатлыйсым килми. Кабатланган контентлар болай да бииик күп. 📌 Үзем юмор хисе булган кешеләрне яратам, сокланам. Артык җитди кешеләр белән борчак пешерү мина бик авыр. Шуна күрә, каналның башына ук язып куйдым- юмор хисе булган кешеләр өчен генә, дип. 📌Вакыт каян аласың, дигәнгә. Әлеге каналны алып бару- минем хоббига әйләнде. Хобби- яраткан эш. Ә яраткан эшкә вакыт табыла. 📌Үземә ошаган музыка, ниндидер сүзләрне үз тормышымдагв вакыйгаларга бәйләп куярга яратам, кем әйтмешли, тупо интернеттан алынган видеоны монда куеп утырасым килми. 📌Каналның башына тагын бер нәрсә язылган. Барысын да 200% дөрес, дип кабул итмәскә. Кечкенәдән артист буласым килеп тә, була алмый , ачыла алмый калган сәләтемне эшкә җигәргә тырышып төшерелгән видеолардан чыгып кына, мине чын юләр, дип уйларга кирәкми. Сүз унаеннан, спектакльдән күренеш куйдым бервакыт. Сәхнәдә карават. Караватта иптәшем ята. Мин анын аркылы атлап чыгып янына ятам( роль шундый). И почти ярты елдан соң мондый сүз ишетәм. Бу Юлия бигрәк инде, ире белән йоклаганны да куя башлады, дигән сүэ. Бер сүз дә әйтмәдем. Безнең өй уртасында сәхнә юк, кына дидем. Әгәр кешедә юмор хисе юк икән, комедик спектакльне анламый икән, аны мин генә үзгәртәлмим инде. 📌Шулай итеп менә шул. Сорауларыгыз булса языгыз. Иренмичә укыган, караган, минем белән бер фикердә булган, лайклар куйган, комментарий язган һәммәгезгә зууур рәхмәт🫶💋🙏

213 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

695 подписчиков · Развлечения

Ещё по теме «Развлечения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.