Куакбаш һәм Чүте авыллары волонтерлары 70нче маскировка челтәрен үрүне тәмамлады. — 16 сентября 2026 г. в 09:54:59.510
Куакбаш һәм Чүте авыллары волонтерлары 70нче маскировка челтәрен үрүне тәмамлады. Әлеге ике авылның волонтерлары бер-берсенә ярдәм итешеп эшли. Чүтедә маскировка челтәре өчен спанбонд кисәләр, тасмалар әзерлиләр, ә Куакбаш авылында исә маскировка челтәре үрү эше бара. Ике авылны да уртак максат берләштерә: СВОдагы солдатлар исән-имин кайтсыннар, илгә җиңү килсен.