Хәерле иртә һәркемгә. — 10 сентября 2026 г. в 03:10:01.421
Хәерле иртә һәркемгә. 📝 Бер мәгънәле шигырь укып китик әле. Кеше тикшерергә яратабыз, Шулай булган!-диеп сөйлибез. Киләчәктә безне ниләр көтә, Ансын менә төгәл белмибез. Минем белән булмас әле, диеп, Тәнкыйтьләмә кеше тормышын. Белмисең бит нинди күчтәнәчләр, Әзерләвен сиңа язмышның. Тормыш булгач була төрле хәлләр, Беребез дә түгел фәрештә. Унышлар да була, ялгышлар да, Бар да унай бармый һәр эштә. Кеше тикшергәнче шуны телә, Ялгышлардан Раббым сакла, дип. Аллаһ бәндәләре, беребез дә Хаталардан хали түгел бит... ✍️ Гөлара Шәрипова