Ильнур Ибрагимов иҗаты
Канал в MAX
Загружаем канал…
Сайт использует cookie для работы и аналитики. Мы используем файлы cookie для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в ПодробнееПолитике обработки данных и Правилах.
Канал в MAX
Исәнмесез!
Бик сагындым авылым Нигә киттем авылымнан, Ялгышым булган икән. Чит җирләрдә гомер сөрү, Язмышым булган икән. Еллар узгач кайтып төштем Авылымның үзенә. Йөрәгемне учка кысам, Эх йөрәгем түз генә. Җиргә ятып бер еладым, Еламый булмый инде. Яшьләремә бер буылып, Җырламый булмый инде. Бик сагындым, бик сагындым Авылымның таңнарын. Авылымның таңнарында Калды яшьлек елларым.
Яңа җыр🔥 Бары сине сөямен Безнең йөрәк түрләренә Мәхәббәт шифа гына. Мине өзелеп сөйгәнгәме, Буйларың зифа гына. Яратасың сизеп торам, Яратасың беләмен. Мин үзем дә бары сине, Бары сине сөямен. Мине өзелеп сөйгәнгәме Матур уйлы, чибәр син. Йөрәгемнең түрләренә Сөю сүзен чигәрсең. Мине өзелеп сөйгәнгәме Сөйкемле син, серле син. Бары сиңа гына килә Эч-серемне сөйлисем.
Атна ахырлары җиткәч Мунча мичен ягабыз. Дөрләп-дөрләп янсын өчен Каен утын салабыз. Озак та үтми мунча әзер, Җыенабыз мунчага. Хәстәрлибез каен миллек, Хәстәрлибез мунчала. Чүмеч-чүмеч су салабыз, Чыжлатабыз ташларын. Чыжлап кына калмасыннар, Җырлатабыз ташларын. Сагынып көткән тәнебез Бу рәхәт мизгелләрне. Мунча тәнне генә түгел, Яшәртә күңелләрне.
Татлы сөю сүзләре Татлы сөю сүзләреннән Йөрәгем эреп китә. Йөрәгемне эретеп торсаң Миңа шул да бик җитә. Баллар булып ягыла ул Йөрәгемнең түренә. Әллә чынлап бал сөртәсең Татлы сөю сүзенә? Ишетмәсәм тавышыңны Сагышларга төреләм. Сагышларым тиз таралыр Татлы сөю сүзеннән. Кушымта: Көн дә, көн дә кабатла син Татлы сөю сүзләрен. Йөрәк эреп кенә калмый, Нурлана бит йөзләрем.
Сөйгән яр адаштың кайларда Агачлар сары шәл ябынды, Болытлар күмелде карага. Күптәннән көтелгән сөйгән яр, Әйт әле адаштың кайларда. Бер хәбәр бир миңа сөйгән яр, Кошларга ияреп килермен. Упкыннан тартыплар алырга, Мин сиңа кулымны бирермен. Сөйгән яр адаштың кайларда, Вакытның пәрдәсен ач әле. Син миңа ияреп мәңгегә, Бәхетле томышка кач әле. Ничә яз, ничә көз, ничә кыш, Үтелде җәйләрем заяга. Яратып, сөелеп яшәргә, Сөйгән яр адаштың кайларда.
Илнур Ибраһимов Син кирәк Миңа бары син кирәк, Дөресе шул бел әле. Чәчкә бәйләме булып, Кочагыма кер әле. Җил, яңгырлар тидермәм, Сиңа буйсыныр йөрәк. Шашып-шашып сөяргә, Миңа иркәм, син кирәк. Иркәләрмен, назлармын, Хисләрем булыр бүләк. Матур тормыш корырга, Җаным, бәгърем, син кирәк. Син кирәк шул, син кирәк, Бәхет өчен син кирәк. Икәү бәхетле булырбыз, Кабул булса бу теләк.
Өстен куйма үзеңне Һәр нәрсәдә гаеп күреп, Һәр кешегә бәрелеп, Яшәмә син бу дөньяда Мин генә кеше диеп. Көлмә кеше ялгышыннан, Үзеңнекен бер төзәт. Таш белән атканарга да Бары яхшылык теләп. Өскә чөймә борыныңны, Кәкере калуы бар. Киң күңеллеләр бәхетле, Күңелең булмасын тар. Син дә кеше, мин дә кеше, Яралама күңелне. Яралама һәм биздермә, Өстен куеп үзеңне.
Булмый сине онытып Ходай безне бер кичерер, Ялгышыбыз төзәлер. Бары уңай якка гына Язмышыбыз үзгәрер. Ничек кенә тырышсам да Булмый сине онытып. Бер күрешербез әле дип Яшим җанны юатып. Төшләремә көн дә кереп Кулларыңны сузасың. Шунысы гына кызганыч, Таң белән югаласың. Сөю дөньясы ишеген Кабат ачасы иде. Үзәк өзгеч ялгышлардан, Ерак качасы иде.
Файл
Бары сине сөямен Безнең йөрәк түрләренә Мәхәббәт шифа гына. Мине өзелеп сөйгәнгәме, Буйларың зифа гына. Кушымта Яратасың сизеп торам, Яратасың беләмен. Мин үзем дә бары сине, Бары сине сөямен. Мине өзелеп сөйгәнгәме, Матур уйлы, чибәр син. Йөрәгемнең түрләренә, Сөю булып туласың. Мине өзелеп сөйгәнгәме Сөйкемле син, серле син. Бары сиңа гына килә Эч-серемне сөйлисе.