Шәмәрдәнем
Шәмәрдәнем Шәмәрдәнем синдә генә, Ямьле сабантуйлары. Күңелле сине сагынып, Бәйрәмгә кайтулары. Шәмәрдәнем каршы ала, Колач җәеп баласын. Туып үскән җир кадерле, Очып кына кайтасың. Матур милли бәйрәмебез, Гөрләп үтә биредә. Яңадан китәсе килми, Кайтсам Шәмәрдәнемә. Урманнары җиләк кенә, Болыннары гөл генә. Читтән эзләмим бәхетне, Бәхет Шәмәрдәнемдә.
220 просмотров