Калыйк туган авылда
Калыйк туган авылда Туган авыл елап калыр, Әгәр китсәк еракка. Күңел кыллары өзелеп, Тартылыр туган якка. Сагынышып яшәгәнче, Калыйк туган авылда. Яшәр өчен йортларны без, Салыйк туган авылда. Таралмыйк әле авылдан, Яшик авылыбызда. Авыл тормышын сөйдереп, Кызыбыз, улыбызга. Җыелышып, күмәкләшеп Үстерик авылны без. Якты, матур киләчәккә Өстерик авылны без.
219 просмотров