🚫 ТӘНГӘ РӘСЕМ ЯСАТУ — ЗУР ГӨНАҺЛАРНЫҢ БЕРСЕ
🚫 ТӘНГӘ РӘСЕМ ЯСАТУ — ЗУР ГӨНАҺЛАРНЫҢ БЕРСЕ Соңгы вакытларда сезнең дә күргәнегез бардыр: тәннәренә рәсем (татуировка) ясатучылар артканнан-арта бара. Гүя, бу мода ир-атлар арасында гына түгел, хатын-кызларда да киң таралды. Кемгә генә карама — куллары, муеннары, аяклары шул рәсемнәргә баткан. 🩺 Медицина ни ди? (Табиблар кисәтә) Татуировка ясату сәбәпле, төрле йогышлы авырулар йоктыру куркынычы бик зур. Кулланыла торган буяуларның составында авыр металлар бар: кадмий, кобальт, никель, кургаш һәм хәтта мышьяк! Инәне сезнең күз алдында ачсалар да, куркыныч барыбер кала. Стериль булмаган кораллар яки тиредәге кечкенә ярыклар аша канга бактерияләр, гөмбәчекләр һәм куркыныч вируслар үтеп керергә мөмкин. Тире барьеры бозылу — инфекцияләр өчен ачык капка ул. Өстәвенә, буяуга карата аллергия сеанс вакытында түгел, ә берничә айдан яки хәтта еллардан соң да башланырга мөмкин: тире кычыта, шешә һәм хроник дерматитка әйләнә. 🕋 Динебездә бу гамәл нинди урында тора? Татуировка ясату сәламәтлеккә зыян китерү белән бергә, Шәригатьтә зур гөнаһлар төркеменә керә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләм сахих хәдисендә болай ди: «Аллаһ тәннәренә рәсем ясатучыларны да һәм ясаучыларны да ләгънәт кылды» 📝(Имам Мөслим риваяте, 2125). Уйландыра да, куркыта да торган хәдис, кардәшләрем! Аллаһның ләгънәте төшү — иң зур бәхетсезлек. Дуслар, без чит-ят модага ияреп, башкалардан аерылып торасы килеп, нинди куркыныч гөнаһ кылганыбызны еш кына аңлап та бетермибез. Балаларыбызны, оныкларыбызны шушы начар гамәлдән тыйсак иде. 🤲 Белмичә ясаткан булсагыз — Тәүбә ишеге ачык! Гөнаһын аңлап, Раббысыннан гафу сорап ялваручыларга Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай дип дәшә: «Ий, бәндәләрем! Гөнаһ кылып үзегезгә зарар иткән булсагыз, Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзмәгез. Чөнки тәүбә итеп төзәлгәндә, Аллаһ барлык гөнаһларны ярлыкаучыдыр. Ул — Ярлыкаучы һәм Рәхимледер» 📝(«Зүмәр» сүрәсе, 53 нче аять). Тәүбә кылу белән бергә, мөмкинлек булса, ясаткан рәсемнәрне тәннән бетерергә тырышырга кирәк. Хәзер татуировкаларны лазер белән бетерә торган сыйфатлы процедуралар бар. Тәүбә кылгач, ул гөнаһның әсәрен, эзен дә бетерергә тырышырга кирәк. ✨ Раббымыз адәм баласын иң гүзәл рәвештә бар иткән: «Дөреслектә, Без кешене иң күркәм кыяфәтле (камил төзелешле) итеп яралттык» 📝(«Тин» сүрәсе, 4 нче аять). 🤝 Тәнебез, сәламәтлегебез — безгә бирелгән амәнәт. Аның өчен Аллаһ Тәгалә каршында җавап бирәсебезне онытмыйк, кардәшләрем! ✍️ Раил Фәйзрахманов 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Телеграм:https://t.me/tatislam РуТуб: https://rutube.ru/channel/38324482