💉🧬 Иң зур байлыгыбызны кайчан аңлыйбыз?
💉🧬 Иң зур байлыгыбызны кайчан аңлыйбыз? Тормышта бөтенебез дә бай булырга, күп акча эшләргә омтыла. Ләкин иң зур байлыгыбыз — СӘЛАМӘТЛЕК икәнен онытып җибәрәбез. Кеше йөгереп йөргәндә, бер җире дә авыртмаганда, ул һәрвакыт шулай булырга тиеш дип уйлый. Ә менә чирләп урын өстенә яткач кына, күзләр ачыла. 🚲 Үземнең дә бала чакта аягым сынып, бер ай урын өстендә яткан вакытым булды. Күрше малайлар урамда уйный, синең дә чыгасың килә, әмма чыга алмыйсың... Шунда аңлыйсың: синең нинди генә бәяле велосипедың яки роликларың булмасын — аякка баса алмагач, алар бер бәясез тимер кисәге булып кына ята. Күпме генә акчаң булса да, урын өстендә ятканда аның бер файдасы да юк. Аллаһ Тәгалә безгә гыйбрәт өчен бу дөньяда күзләре күрмәүчеләрне, аяксыз-кулсыз, параличланган кешеләрне күрсәтә. Сәламәт кеше алардан күреп уйлансын, булганына шөкер итсен дип... 🩺 Бер табибның сөйләгәне күпләрне уйландырыр: «Мин күпме еллар эшләп тә, нинди бай кеше икәнемне аңламаганмын. Бервакыт кабул итүемә 30 яшьлек бер егет килде. Әле яши генә башлаган, әмма бер күзе сукыр, шикәр чире нәтиҗәсендә бөерләре эшләми башлаган, инсульт кичергән... Шунда мин үземә карадым да: “Әлхәмдүлилләһ, мин бит нинди бәхетле!” — дип уйлап куйдым». 📉 Без кайвакыт яңа айфон ала алмасак, күршенекеннән яхшырак машинада йөрмәсәк, Дубайга ял итәргә бармасак — күңелебезне төшерәбез: «Кара, ничек яшиләр, ә мин нинди бәхетсез...» — дибез. Ә менә шушы авыру кешеләр айфон яки кыйммәтле машина турында хыялланамы? Юк! Ул сиңа — үз аягы белән иркенләп җәяү йөрүче кешегә карап: «Их, мин дә туры басып йөри алсам иде», — дип кызыга. Кайбер вакытта сырхауханәләргә барып, авыру кешеләрнең хәлен белеп килү безне җиргә төшерә һәм булган һәр нәрсәнең кадерен белергә, шөкер итәргә өйрәтә. Аллаһ сәламәтлектән аермасын! 🤲