*ДУХӘӘ НАМАЗЫ*
*ДУХӘӘ НАМАЗЫ* *СӘЛАМӘТ ЯШӘЕШ РӘВЕШЕ СОРАП УКЫЛА ТОРГАН НАМАЗ* Кеше тәнендә 440 кан тамыры, 360 буын бар. Һәр кеше үз организмының сәламәтлеген һәм бөтенлеген саклап калу өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп – шөкер кылып – сәдака бирергә кирәк. 📜 Раббыбыз әйтте: ✍️ “Әгәр сез рәхмәтле булсагыз, Мин сезне тагын да зуррак бүләк итәрмен" /📚 “Ибраһим” [14:7]. 📜 Расүлебез ﷺ: ✍️ “Таң җитү белән һәрберегезнең буыны сәдака бирергә тиеш! • Аллаһы Тәгаләне һәр данлау – 🤲“ *СҮБеХӘӘНӘЛЛААҺ* !” – сәдака. • Аллаһы Тәгаләне һәр мактау – 🤲“ *ӘЛХӘМДУЛИЛЛӘӘҺ* !” – сәдака. • 🤲 " *ЛӘӘ ИЛӘҺӘ ИЛЛӘЛЛААҺ!"* дигән сүзләрнең һәр әйтелеше – сәдака. • Аллаһы Тәгаләне олылау – 🤲 “ *ӘЛЛААҺҮ ӘКБӘРъ!"* – сәдака. • *яхшылыкка чакыру* – сәдака, • *начарлыктан тыю –* сәдака. Барлык тасбихләр – сәдака, изге гамәлләр – сәдака. ‼️*Боларның барысын 2 рәкәгатьле ДУХӘӘ намазы алыштыра (ул да сәдака)* ”. /📚 Мөслим риваяте. ‼️ *әдъ-Духәә гарәпчә: الضحى – "иртә" дигән сүз.* ⁉️ *ДУХӘӘ НАМАЗЫ НИ ӨЧЕН УКЫЛА?* ДУХӘӘ намазы – кояш офыктан сөңге озынлыгы күтәрелгәннән башлап, зәвәлгә (көн уртасы) аз гына вакыт (15 минут) калганчы укыла торган 2, 4, 6, 8... рәкәгатьле нәфел намазы. Иң күп саны – 12 рәкәгать исәпләнә. ДУХӘӘ намазы тән сәламәтлеге өчен ШӨКЕР ИТҮне алыштыра, махсус шуның өчен билгеләнгән. ШӨКЕР намазы дип тә НИЯТ ителә. НИЯТЕ: 🤲 “Рәхимле һәм рәхмәтле Аллаһым! Миңа биргән бөтен төр нигъмәтләрең өчен: тәнем, тәнемдәге һәрбер әгъзам, һәрбер буыным, һәрбер күзәнәгем өчен Сиңа шөкерана кылып, _?_ рәкәгать ДУХӘӘ намазы укырга ниятләдем. Хаалисән Лилләәһи Тәгәләә”. ⁉️ *ДУХӘӘ НАМАЗЫНДА НИНДИ СҮРӘЛӘР УКЫРГА КИҢӘШ ИТЕЛӘ?* 🔹 1 нче рәкәгатьтә: “Фәтихә”, 91 “Шәмс”, 109 “Кәфирун” сүрәләре; 🔹 2 нче рәкәгатьтә: “Фәтихә”, 93 “Духәә” һәм 112 “Ихлас” сүрәләре укыла. 🔹 Әгәр 2 дән артык рәкәгать кылырга теләcәң, так рәкәгатьләрдә «Кәфирун», җөп рәкәгатьләрдә «Ихлас» укыла. ‼️ *Искәрмәләр* ‼️ 1) ДУХӘӘ намазында бу сүрәләрне генә укырга кирәк дигән сүз түгел. Үзең белгән, күңелееңә хуш килгән сүрәләрне укырга кирәк. 2) Рәкәгатьләрне парлап башкару – Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ-нең сөннәте. 3) Әгәр дә Сез намаз укырга ниятләп, аны үткәреп җибәргән булсагыз, бу намазны кайтару сөннәт санала. 4) Нәфел намазны ахшам белән икенде арасында укырга ярамый, Чөнки 2 фарыз намазы арасы була. 5) Нәфел намазларда фани һәм ахирәт дөньясы өчен дога кылып, сорыйбыз.