3️⃣ *ДУХӘӘ НАМАЗЫ ДОГАСЫ (3 вариант)*
3️⃣ *ДУХӘӘ НАМАЗЫ ДОГАСЫ (3 вариант)* 🤲 Әгүүзү билләәһи минәш- шәйтаанир- рахиим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахиим! 🤲 Әй Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһым! Безгә биргән бөтен төр нигъмәтләрең өчен – тәнебез, тәнебездәге һәрбер әгъза: күрә торган күзләр, ишетә торган колаклар, хезмәт итә торган куллар, йөри торган аяклар һәм гәүдәдәге һәрбер буын, һәр күзәнәк өчен СИҢА шөкерана кылабыз! 🤲 Йәә Раббым! Барлык яктан җитешле, пакъ булган сәламәтлек, иминлек бирүче Аллаһым, СИН безне җир йөзенә сәламәт тәнле, камил акыллы, зирәк зиһенле итеп яраттың. СИН – чиксез кодрәт ИЯсе! Безгә гомеребезнең ахырынача җитәрлек итеп биргән бу амәнәт- нигъмәтләреңне югалтмыйча алып барырга көч-куәт, кодрәт, акыл, ачык зиһен, яхшы хәтер дә бирче, зинһар. Үзеңнең бөек китабың Корьән Кәримне укып, иркәләнгән күзләребезгә нур өстә. 🤲 Әй мәрхәмәтле Раббыбыз! Укыган намазларыбыз белән тәнебезнең һәрбер әгъзасына: 440 кан тамырына, 360 буынына, һәрбер күзәнәгенә Үзең вәгъдә иткән шифа, сихәт, дәва барып ирешсә иде! Аларны бирүче бары СИН генә, СИНнән башка шифа бирүче беркем дә юк! 🤲 Йәә савыктыручы Аллаһым! Тәнебездәге барлык әгъзаларда, барлык күзәнәкләрдә сәламәт яшәеш өчен файдалы әйберләрне генә калдыр. Бөтен яктан да камил һәм имин булу өчен эчебезне дә, тышыбызны да чиста-пакъ кыл. Моның өчен СИНЕҢ ярдәмең белән барчабызга һәрвакыт: 🔹 йөзебезнең – нурына, яктылыгына; 🔹 тәнебезнең – пакълыгына, төзеклегенә; 🔹 күңелебезнең – сафлыгына, ихласлыгына, изгелегенә; 🔹 холкыбызның – гүзәллегенә, сабырлыгына; 🔹 телебезнең – йомшаклыгына, тәмлелегенә; 🔹 сүзләребезнең – дөреслегенә, хаклыгына, үтемлелегенә; 🔹 гамәлләребезнең – яхшылыгына, игелегенә; 🔹 гомеребезнең – хәерлесенә, иминенә, бәракәтлесенә һәм 🔹 кешеләрдә бары яхшылыкны гына күрүче итеп ирешергә язсын! 🤲 Йәә Раббым Аллаһым! Безгә биргән ризыкларыңны – киң һәм бәракәтле, бөтен төр нигъмәтләреңне – дәвамлы кыл. 🤲 Йәә Раббым Аллаһым! Һәркемгә исәнлек-саулык, хәерле һәм бәракәтле гомер насыйп ит. Изге гамәлләр кылып, хәрамнәрдән тыелып, СИНЕҢ чиксез рәхмәтеңә һәм ризалыгыңа ирешергә, бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга насыйп ит. Бала-оныкларның игелекле гамәлләрен күреп, сөенеп, шатланып яшәргә насыйп ит. 🤲 РАББӘНӘӘ ӘӘТИНӘ ФИДДҮН-ЙӘӘ ХӘСӘНӘТӘҮ ҮӘ ФИЛ-ӘӘХЫЙРАТИ ХӘСӘНӘТӘҮ ҮӘ КЫЙНӘӘ ГӘЗӘӘБӘННӘӘРъ. 🤲 РАББӘНӘГъФИР ЛИИ ҮӘЛИ ҮӘӘЛИДӘЙЙӘӘ ҮӘ ЛИЛ-МҮ’МИНИИНӘ ЙӘҮМӘ ЙӘКУУМҮЛ-ХИСӘӘБе. 🤲 СҮБеХӘӘНӘ РАББИКӘ РАББИЛ-ГЫЙЗЗӘӘТИ ГӘММӘӘ ЙӘСЫЙФҮҮН. ҮӘ СӘЛӘӘМҮН ГӘЛӘЛ-МҮРСӘЛИИН. 🤲 ҮӘЛ-ХӘМДҮ ЛИЛЛӘӘҺИ РАББИЛ-ГӘӘЛӘМИИН. 🤲 БИРАХМӘТИКӘ ЙӘӘӘ ӘРХӘМӘРъ-РАХИМИИН. 🤲 ҮӘГШҮРъНӘӘ ЙӘҮМӘЛ- КЫЙЙӘМӘӘТИ МӘГӘЛ ӘБеРАРъ. Әәмиин. ➖➖➖➖➖➖➖