Әссәламүгаләйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәракәтүһү!
Әссәламүгаләйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәракәтүһү! (Сезгә тынычлык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм муллыгы насыйп булса иде!) 🤲 Дин кардәшләрем,дусларым! Хәерле җомга иртәсе җаннарыбызга тынычлык, кояшлы көн,һәр башлаган эшебездә уңышлар алып килсен! Аллаһы Тәгалә сезгә күңел тынычлыгы,иман байлыгы, бәрәкәтле,гыйбадәтле озын гомерләр насыйп итсен!🤲 Шушы изге көнебез күңелебез яктылыгында,игелекле уйлар, саваплы гамәлләр белән үтсен! Аллаһ Тәгалә һәр яхшы ниятебезне,күркәм, файдалы гамәлебезне әҗер-сәваплары белән бүләкләсен. Ул әҗер-саваплар исә безне бәла-казалардан,зәхмәтле авыру-хасталардан сакласын, догаларыбыз кабуллыгына, ике дөнья иминлегенә, бәхетенә нигез булсын! 🤲🤲 Әәмиин, йәә Раббил-гааләмиин!🤲 Сүбехәәнә Раббикә Раббил гыйззәти гәммәә йәсыйфүүн, үә сәләәмүн гәләл мүрсәлиин, үәлхәмдү лилләәһи Раббил гәәләмиин... 🤲🤲